Татарстан COVID-19ны дәвалау өчен препаратлар җитештерүчеләр һәм җибәрүчеләр белән контрактлар төзү эшен башлады. Сүз гормональ препаратлар, вируска каршы препаратлар, кайбер антибиотиклар, антиоагулянтлар (кан сыекландыручы препаратлар) турында бара.
Соңгы араларда республика дәвалау оешмаларында һәм даруханәләрдә препаратлар кытлыгы күзәтелә. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева моның сәбәбен болай аңлатты:
– Кайбер даруларга ихтыяҗ коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә хастаханәләрдә дә, даруханәләрдә дә кискен артты. Мәсьәләне җайга салыр өчен Россия Хөкүмәте тарафыннан бер-бер артлы карарлар кабул ителде. Беренчесе маркировкалау системасына үзгәреш керә, аны үткәрмичә дә даруларны сәүдә челтәренә чыгарып булачак. Әлеге карар нигезендә 2021 елның 1 февраленә кадәр маркировкалауга аерым тәртип кертелде. Чөнки быел даруларны маркировкалауда проблемаларга юлыктык. Дару җитештерүчеләр препаратларны складларга җибәрә. Алар махсус маркировка үтмичә ваклап сату челтәренә узмый. Шуның аркасында дарулар белән тәэмин итүдә тоткарлык булды. Әлеге киртә юкка чыккач, тиздән Россиядә чыгарылган һәм чит илләрдән кайтарылган дарулар тиешле урынга тизрәк барып җитәчәк. Икенче үзгәреш: бәяләрне теркәү гадиләштереләчәк.
Фәридә Яркәева ковидтан өйдә дәваланучыларга даруларны бушлай бирү тәртибе турында да сөйләде. Ул максаттан Россиядә 5 миллиард сум акча бүленгән. Шуның 146 миллион сумы Татарстанга булачак. Методик тәкъдимнәр буенча дарулар исемлеге билгеләнгән. Аңа гормональ, вируска каршы, кан сыеклагыч дарулар, кайбер антибиотиклар керә. Республикада бу җәһәттән дару җитештерүчеләр, поставщиклар белән контрактлар төзелә. Сырхаулар бушлай даруларны ноябрь уртасында ала башлый. Даруларга рецептны участок табибы яза һәм аны даруханәгә барып аласың. Мөмкинлеге булмаганнарга препаратларны медиклар яки волонтерлар китереп бирергә тиеш.
Чыганак: Бизнес-Онлайн