Кәбестәне ничек сакларга?

-- Лейла

Кәбестәне яшелчә саклау урынында, подвалда, базда рәт белән 2-3 кат итеп тезеп яки элгечкә, кадакка элеп саклыйлар. Шулай ук тактадан эшләгән, киңлеге — 1, биеклеге 0,5-0,6 метр тартмаларга кәбестә башларын пирамида рәвешендә тезеп чыгарга мөмкин.
Калын кәгазьгә төрелеп куелган кәбестә башлары кыш буена подвалда яхшы саклана. Тик анда соң өлгерә торган сортларны гына куярга кирәк. Кәбестә озак саклансын дисәгез, иң тыгыз, җитлеккән һәм бозылмаган башларны сайлап алыгыз, ә күчәнен 3 сантиметр чамасы калдырырга киңәш ителә.
Кәбестәне температурасы 0…1 градус, һава дымлылыгы 90-95 процент булган урында саклыйлар.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле