Гидрометеоүзәктә Россиядә алдагы кышның нинди булачагын фаразладылар

-- Лейла

Кышкы чорда явым-төшем күләме нормага якын булыр дип көтелә. Россиядә алдагы кыш салкынрак һәм карлырак булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең ситуация үзәге башлыгы Юрий Варакинга сылтама белән хәбәр итә.

Аның мәгълүматлары буенча, алдагы кышта россиялеләрне узган елга караганда күпкә салкынрак һава торышы көтә.

Кышкы чорда явым-төшем күләме нормага якын булыр дип көтелә. Шулай да «кар катламы узган кышка караганда калынрак булырга» мөмкин, чөнки ул җепшек көннәр санына бәйле, дип искәртте белгеч.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле