Иммунолог өйдә короновируслы булганда саклану киңәшләрен бирә

-- Лейла

Авыру бер бүлмә шартларында изоляция кагыйдәләрен үтәгәндә, коронавирусны  өйдәшләренә йоктырмый кала ала.

Пациентның аерым бүлмәсе булса гына, өйдә дәвалану мөмкин һәм ул табиб күрсәтмәләрен үтәргә тиеш.

Авыру өчен аерым йокы урыны бирелергә тиеш.
Авыруның савыт-сабасы аерым булырга тиеш.
Авыруга төчкерүне һәм ютәлне тоткарларга һәм моны яшәүчеләрдән еракта эшләргә кирәк.
Иң төп пункт булып битлек кию тора.
Йортта авыру бар икән, аннан барлык балаларны да изоляциял кирәк. «Балалар авыруны пассив таратучылар булып торалар», — дип аңлатты иммунолог.
Шул ук вакытта гаилә мәҗбүри изоляциядә булырга тиеш. Гаиләнең барлык әгъзалары да тискәре тестлар алганчы өйдә  утырырга тиеш, бу инфекцияне тагын да күбрәк кешеләргә таратмас өчен кирәк, дип йомгак ясады агентлык әңгәмәдәше.

Чыганак: ura.news

Бәйле