Ковидны дәвалауда үзгәрешләр кертелде

-- Лейла

Covid-19 йоктыручыларның аерым бүлмәләре булган очракта, хәзер өйләрендә дәвалана алачак. Шулай ук алар табиб күрсәтмәләрен үтәргә тиеш, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Тулай торакта яки коммуналкада, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр яки хроник авырулы кешеләр белән бергә яшәүче пациентларны мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салачаклар.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының  моңа бәйле боерыгы 8 ноябрьдә  үз көченә керде.

Реклама

Моңа кадәр пациентларның хәле катлаулы булмаса өйдә дәваланырга калдырдылар, ә көнкүреш шартлары исәпкә алынмый иде.

Моннан тыш, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска тест тискәре булганчы ук стационардан өйдә дәваланырга күчерергә рөхсәт итте. Пациентның хәле начарланса, ул шунда ук табиб чакыртырга тиеш була.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле