Коронавирус белән авыру очраклары кайчан кимиячәген фаразладылар

-- Лейла

Коронавирус йоктыручылар саны язга таба кими башларга мөмкин. Бу хакта «Россия 1» каналы эфирында Роспотребнадзорның эпидемиология фәнни үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов сөйләде, дип хәбәр итә Sputnik радиосы.

Аның сүзләренчә, Россиядә Covid-19 пандемиясе тәмамлану турында күмәк иммунитет формалашкач кына сөйләргә була.

«Бездә коллектив иммунитет формалаштырылмыйча, якын арада эпидпроцесс тәмамланыр дип көтәргә кирәк түгел», — дип санады Горелов.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле