Хатын-кызлар ни өчен хыянәт итә?

-- Лейла

Без ирләрне хыянәттә гаепләргә күнеккәнбез. Ә алар кем белән хыянәт итә соң?.. «Никах белән бәйләнгән җепләр бик авыр. Кайвакыт аны өчәүләп тартырга туры килә…»

— Үткән гасырда ук әйтелгән бу сүзләр бүген дә актуаль. Статистика мәгълүматларына ышансак, үз яртыларына ир-егетләрнең 44-47 проценты һәм хатын-кызларның 21-50 проценты хыянәт итә. Якынча 25 процент хатын-кызлар үз ирләренә үзләренең уй-хыялларында булса да хыянәт итә. Ир-егетләр арасында бу процент түбәнрәк (13% процент чамасы), алар моны практикада эшләүне өстен күрә.

Якынча 43 процент ир-егет хезмәттәше белән интрига булдыру теләге кичерә. Хатын-кызлар исә эштә үзләренең турыдан-туры бурычлары белән шөгыльләнүне өстен күрә, гәрчә сораштырылучыларның 25 процентка якыны коллегасы белән элемтәгә каршы булмаса да.

Ир белән хатынның хыянәт сәбәпләре арасында 70 процент хатын-кыз уңышсыз никах дип атыйлар. Шул ук вакытта ир-егет җенесендәге хыянәтчеләрнең яртысы диярлек үз никахларын уңышлы дип саный. Гүзәл затлар өчен никахтан тыш элемтәдә беренче урынга хисләргә юл кую хас — хыянәтче хатыннарның 80 проценты мәхәббәт кичерә. Ир-егетләр арасында бары тик 30 процент үзләренең никахтан тыш мөнәсәбәтләрен мәхәббәт дип саный. Тик хыянәт иткән хатыннарның 13 проценты намус газабы кичерми. Көчле җенес вәкилләре исә хыянәт ачылса гына үкенә.

Ир-егетләр ни өчен хыянәт итә?

1. «Дон-Жуан синдромы». Алар бик сирәк өйләнә, әмма никахка керсә дә әлеге гадәтен ташлый алмый. Хатын-кызлар саны аша алар җәмгыятьтә үзләренең абруен үстерергә тырыша.

2. Үч алучылар. Бу ирләрне кайчан да булса хатын-кыз рәнҗеткән. Яшь чагында аның хисләрен уртаклашмаучы булган, җитәкчесе хатын-кыз булып нәрсәдер әйткән һ.б. Хәтта хатыны өчен «подкаблучник» булып та алар хыянәткә бара. Шул рәвешле алар үч ала.

3. Күңелсез тормыш. Мондый ирләр гаиләдәге тынычлыкны өстен күрә, әмма андагы гадәти тормыштан арый. Шуңа вакыт-вакыт «читкә» йөреп ала.

4. Читләшү. Бик күп гаиләдә ир-егет — матди якны кайгыртучы, хатын-кыз андагы психологик халәтне җайда тотучы ролен үти. Вакыт үткән саен ир үзен куллануларын аңлый башлый, аның белән гаиләдәге кичерешләрне үтәмәүләрен күрә һәм «үзен аңлаучы» кеше эзли башлый.

5. Проблемалардан качу. Эштәге күңелсез хәлләрне ирләр хатынына сөйләми. Ә менә сөяркәсенә әйтсә, ул аны аңлаячак, «мин бит сиңа әйткән идем», дип әрләмәячәк. Алар шул рәвешле проблемалардан бушана да инде.

Хатын-кызлар ни өчен хыянәт итә?

1. Җенси тормыштан канәгать түгел. Хатын-кыз моның турында иренә беркайчан да әйтмәячәк. Шуңа да бик еш алар башкаларны таба.

2. Психологик бәйләнештән котылу өчен. Гадәттә, мондый хатыннарны ирләре үзләренә ничек кирәк, шулай «бөкләгән» була. Ә менә читтә алар үз-үзләре булып кала ала.

3. Аралашу җитми. Хыянәт иткән хатын-кызлар еш кына бу адымга башка ир-егет белән аралашу өчен бара. Чөнки ире белән көнкүреш темаларына гына сөйләшү гадәте керә.

4. Үч алу өчен. Иренең хыянәте турында белгән хатын-кыз еш кына шулай үч ала.

5. Икенче ир эзли. Гаилә тормышы белән канәгать булмаган хатын-кыз да шул юлга бара. Үзе кияүдә булган чакта ук башканы эзли башлый ул. Фото: stranamam.ru

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле