Коронавирус ризык аша йогамы?

-- Лейла

Эпидемиологлар гомум туклану урыннарында әзерләнгән азыкны тикшергән.

Кафе-ресторанда ризык аша коронавирус йоктыру ихтималы бик аз, дип белдергән “Роспотребнадзор”ның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының молекуляр диагностика үзәге эксперты Михаил Лебедев.

«220 мең пробаның 321ендә коронавирус ачыкланган, ягъни 0,15 процентка якыны, шул ук вакытта азык-төлектә ул ачыкламаган», — дип хәбәр иткән Лебедев.

Белгеч әйтүенчә, җәмәгать урыннарында зарарлану куркынычы ешрак профилактика чараларын бозу — социаль дистанцияне үтәмәү, битлекләр булмау, начар гигиена аркасында килеп чыга.

«Зарарлану булмасын өчен «Роспотребнадзор»ның барлык таләпләрен үтәү мөһим», — дип ассызыклады белгеч.

Элегрәк “Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова күпчелек очракта кешеләр транспортта коронавирус йоктыруын ассызыклаган иде.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле