Лилия Гиматдинова: «Гаиләбезгә кайгы килде»

-- Лейла

Татар эстрадасы җырчысы Лилия Гиматдинова күпмедер вакыт челтәрле бизнес белән шөгыльләнгәннән соң, бу өлкәдән китүен хәбәр итте. Ни булганын Лилия “ШК” хәбәрчесенә үзе сөйләде.

— Лилия, гөрләп кенә эшләп йөргән җирдән ни өчен бизнестан китәргә булдың?

— Май аенда гаиләбезгә кайгы килде. Июнь-июль айлары бик авыр булды. Әмма бу хакта сөйләшергә теләмим. Вакыт җитмәү сәбәпле, мин командам белән эшли алмадым. Дөрес, булдыра алганча, ярдәм иттем, районнарга продукция җибәрдем, сорауларга җавап бирдем.

— Бәлки соңрак яңадан кайтырсың?

— Юк. Тормышымның шушы авыр чорында кайбер кешеләр үзләренең чын йөзен ачты. Исемнәрен әйтеп тормыйм. Үзем өчен бу компаниядә башка эшләргә мөмкинлегем дә, теләгем дә юк, дигән нәтиҗә ясадым.

— Биредә акча эшләү мөмкинме? Эш хакы әйбәтме?

— Тырышып эшләсәң, кереме дә була. Әйе, мин анда акча эшли алдым. Анда акча бар.

— Компания продукцияләрен алачаксыңмы?

— 100 процент! Компания үзе бик әйбәт. Продукциясе белән кулландым һәм кулланачакмын.

— Лилия, хәзер риэлтор булып эшлисең. Ни өчен бу һөнәрне сайладың?

— Риэлтор булып эшләрмен дип уйламаган идем. Менә инде өченче атна эшлим. Бу эшкә мине бик озак чакырдылар, чөнки моңа кадәр сату өлкәсендә эшләү тәҗрибәсе шактый. Җитәкче урынында да эшләдем. Күчемсез милек белән эш иткәч, архитектура буенча алган белем дә бик урынлы булды. Бүгенге көндә теләсә кайсы өлкәдә сату эшчәнлеге актуальлеген югалтмый. Алар арасында риэлтор – иң югары бәяләнүче һөнәр.

— Иҗатка вакытың каламы?

— Әлбәттә, иҗатка вакытым бар. Тик бүгенге көндә җырчыларга сорау юк. Ноябрьдә буласы концерт та булмаячак. Артистларга эш эзләүдән кала, башка чара юк.

Чыганак: Шәһри Казан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий