Бер уйласаң, кызышу – яхшы нәрсә инде ул, югары температура зарарлы вирус һәм бактерияләрне үтерә. Табиблар да шулай ди бит әнә, авырганда температураны төшермәскә, организмга көрәшергә ирек бирергә кушалар. Ләкин һичшиксез төшерергә кирәк булган очраклар да шактый.
37,5–38 градус. Салкын тидереп кенә авырганда, бу температураны төшерергә кирәкми. Хәтта йөрәк чире булган, кан тамырлары киңәйгән кешеләрнекен дә. Ә инде авырмаганда, тик торганнан температура шулай күтәрелсә, терапевтны чакырыгыз.
38,1–38,5 градус. Салкын тигәндә, төшермәскә дә мөмкин. Әмма йөрәк һәм кан тамырлары авырулары булмаган очракта гына. Тән кызышу белән бергә каты итеп баш авыртса, кан басымы уйный башласа, көзән җыерса, температура төшерә торган даруларны кичекмәстән эчегез. Ләкин тиешле дозадан арттыра күрмәгез, юкса бавыр һәм бөерләргә бик авырга киләчәк.
38,6 градус һәм аннан артык. Бик югары температура – организмның явыз дошманы, дияргә дә мөмкин. Беренче һөҗүм йөрәккә ясала. Бик тырышып эшләгәч, йөрәк мускулында кислород кытлыгы башлана. Шуның аркасында инфаркт булу ихтимал. Нерв системасына һөҗүм итеп, тәндәге эсселек көзән җыеру, баш мие шешенү, тын бетүгә китерә ала. 39 градустан югары температура өч тәүлектән артык төшмәсә, хастаның кан оешудан үлеп китүе дә бар. Бу куркыныч температураны тәүлек буе тырышып та төшерә алмасагыз, «ашыгыч ярдәм» чакырыгыз.
Кызышканда көзән җыера торган 6 яшькә кадәрге баланың температурасы тиз арада 38гә җитсә; 10 яшькә җитмәгән балада температура белән бергә эт өргән кебек коры ютәл булса; олы кешедә лихорадка вакытында косу, күз күрүе начараю, җилкә мускуллары катып китү, эч авырту күзәтелсә, шулай ук «ашыгыч ярдәм» чакыру зарури.
Температура нормадан түбән дә була ала. Мәсәлән, 34,9–35,8 градус. Сәбәпләре артык күп эшләп талчыгу да, иммунитет көчсезләнү, калкансыман биз эшчәнлеге бозылу, шикәр чиренең башлануы да булырга мөмкин.
Чыганак: Ватаным Татарстан