Казанда Горький исемендәге паркта шугалак ачыла

-- Лейла

Казанда Горький исемендәге паркта шугалак ачыла. Ул көн саен эшләячәк.

Массакүләм шууны шимбә көнне 17:30дан 22:00гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә — 14:00дән 22:00гә кадәр оештыралар. Хоккей яратучылар ял һәм бәйрәм көннәрендә 12:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр бозга чыга ала.

Үз тимераягың белән керү сәгатенә 60 сум, 7 яшькә кадәрге балаларга — бушлай. Өлкәннәр өчен тимераякларны прокатка алу — сәгатенә 150 сум, балалар тимераяклары-70 сум, дип хәбәр иттеләр стадионда.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле