Көненә ничә мандарин ашарга ярый?

-- Лейла

Ниһаять, күпләр көтеп алган мандарин сезоны башлана. Мандарин исе барыннан да элек Яңа елны, балачакның иң татлы мизгелләрен хәтерләтә. Хәзер кибетләрдә аны төрле сортыннан сайлап алырга була. Диетолог Елена Соломатина бу җимешнең файдасы һәм сәламәтлеккә зыян китермичә, көненә ничә мандарин ашарга мөмкин булуы турында киңәшләр бирә.

Мандаринда бик күп витаминнар, микро һәм макроэлементлар, антиоксидантлар, шулай ук гөмбәчекләр үсешен киметүче матдәләр, артык холестеринны чыгаручы һәм эчәклеккә яхшы йогынты ясаучы азык җепселләре бар. Көзге-кышкы чорда, вируслы авырулар вакытында мандарин аеруча файдалы. Аның төсе чагурак булган саен, составында бета-каротин күбрәк була. Ә бу — иммун системасы өчен беренче ярдәм. Ул йөрәк өчен дә файдалы — анда йөрәк мускулын ныгыта торган калий күп.
Бу җимешне ашказан авыруы, гастрит, югары ачылык булган кешеләргә бик сак кулланырга кирәк. Шуны истә тотыгыз, ач ашказанына мандарин ашарга ярамый. Кабыгын чәйгә салып эчәргә яратучылар чит илдән китерелгән мандариннар сәламәтлеккә зыян китерүче төрле чаралар белән эшкәртелүен дә онытмаска тиеш. Тышы ялтырап торган җимешнең кабыгын кулланырга ярамый.
Диетолог әйтүенчә, көненә 2-3 мандарин ашарга мөмкин. Әлбәттә, кемдер аны яртышар килограмм ашарга да мөмкин, әмма бу кешенең көнгә күпме шикәр куллануына һәм аның сәламәтлегенә бәйле.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле