Дарулар алу күләмен чиклиләр

-- Лейла

Хөкүмәттәгеләр аптекаларга бер мөрәҗәгать итүчегә дәвалану өчен җитәрлек күләмдә генә дару сатарга тәкъдим итә.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова “Татар-Информ” хәбәрчесенә шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, препаратлар сату күләмен чикләү иң элек аларга мохтаҗлык кичерүчеләрнең барысын да тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Шул ук вакытта Лилия Галимова басым ясап әйткәнчә, хастаханәләрдә даруларга кытлык юк.

Чыганак: Татар-Информ
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий