Хәлләре авыр булган җырчылар азык-төлеккә ташлама ясарга сорый

-- Лейла

Безгә дә коммуналь хезмәтләргә түләргә кирәк, продуктларны бушка бирмиләр, даруга да түлибез, дигән атказанган артист. 

Пандемия чорында артистларга да ансат түгел. Россиянең атказанган артисты Елена Воробей коронавирус белән бәйле рәвештә авырлыклар күрүен сөйләгән. Аның әйтүенчә, артистлар Яңа ел кичәләре өчен бер тиен дә алмый, яраткан тамашачылары белән янәшә булу өчен генә шоуда катнашалар.

Яңа чикләүләр аркасында залларны тутырырга ярамый, концерт оештыруга чыгым шулай ук кала, ә билет сатудан кергән акча бермә-бер кими.
Артист әйтүенчә, дәүләт аларга ярдәм итәргә – “иң кирәкле продуктларга ташлама ясарга тиеш”.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле