Өйдә корыган гөл тотмагыз!

-- Лейла

Ул йорт хуҗаларына бәла китерергә мөмкин, имеш.

Хуҗабикәләр аш бүлмәсендә үстерергә яраткан хлорофитум бик уңай энергетикага ия, өйгә бәхет, уңыш һәм мәхәббәт җәлеп итәргә сәләтле, диләр.

Әгәр гөлне яхшы тәрбияләп тә ул сула, кибә икән, димәк, бу хуҗаның бозымга эләккәнен күрсәтә. Шулай ук гөлнең бу халәте йортта энергетиканың бик начар булуы турында сөйли. Корыган үсемлек хуҗаларның бөтен авыруларын үзенә алган дип санала.

Фикус борчылуны бетерә, депрессиядән котылырга ярдәм итә. Өйдәге фикус чәчәк ата икән, бу — бик яхшы билге, тиздән гаиләгә күп акча керәчәге турында сөйли. Яшь парлар өчен тагын да сөенечлерәк хәл, тиздән алар бәби алып кайтачак.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле