Сатучы 260 мең акчаны чүплеккә ташлаган

-- Лейла

Сочидан бер сатучы 260 мең сумнан артык акчаны чүплеккә чыгарып ташлаган. Бу хакта «КП-Краснодар» хәбәр итә. 

Ир кәрәзле телефоннар кибетенә эшкә яңа гына урнашкан булган. Эш сәгате тәмамланыр алдыннан аңа буш тартмаларны чүп контейнерына чыгарып куюны боерганнар. Стажер кушканны тыңлаган. Тик бу вакытта өлкән сатучы кассага акча кереп бетмәгәнен белдергән. Ачыклануынча, аларның бер өлеше чүп савытына очкан тартмаларның берсендә яткан. Кибет хезмәткәрләре шундук чыгып караганнар, тик акчадан җилләр искән.

Полиция видеокүзәтү камераларын тикшергән. Алар сатучының кибеттән чыгуын, тартмаларны чүп савытында калдырып, бинага әйләнеп кайтуын теркәгән. Тикшерү башланган.

Тартмалар җыеп сатып, көн күрүче берәр «бомж» тапкан булса, әй куангандыр инде.

Чыганак: Өмет

Бәйле