Бу атнада татарстанлыларны нинди һава торышы көтә?

-- Лейла

Синоптиклар фаразлавынча, якындагы өч көндә республикада төньяк циклон формалашачак.

24 нче ноябрьдән 26 нчы ноябрьгә кадәр атмосфера фронтлары үткән вакытта кар көтелә, урыны белән буран көтелә. 26 нчы ноябрьдә көндез явым-төшемсез, көньяктан талгын җил. Бу көннәрдә температураның кискен тирбәлеше булмаячак. Белгечләр төнлә 2-9 градустан түбәнрәк булыр дип фаразлый. Көндез 24 һәм 26 ноябрьдә температура нульдән минус 6 градуска кадәр булачак. Көндез 25 ноябрьдә 3 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык.

Якынча мәгълүматларга караганда, атна ахырына кадәр вакытлыча кар рәвешендә явым-төшем көтелә. Температура фоны сизелерлек үзгәрмәячәк. Төнлә минус 5тән минус 10 градуска кадәр, көндез минус 1дән 6 градуска кадәр. Юлларда тайгак булачак, дип кисәттеләр республика Гидрометүзәгендә.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

 

Бәйле