Перинаталь үзәктән бала урлаганнар

-- Лейла

Хатын бу адымын үзенең баласы булмау белән аңлаткан.

Йошкар-Олада 34 яшьлек хатын март аенда көпә-көндез перинаталь үзәктән кыз бала урлаган.

Баланың әнисе палатадан процедурага дип чыгып киткән булган. Кире керүенә баласыннан җилләр искән.

Хокук сакчылар җинаятьчене видеокүзәтү камералары ярдәмендә ачыклый алмаган, чөнки бу үзәктә камералар бик аз гына куелган. Фотороботны үзәк пациентлары булышлыгы белән төзегәннәр.

Соңыннан аңлашылганча, үзен шушындагы пациент дип уйласыннар өчен бала урлаган хатын медицина учреждениесенә халат белән башмак киеп кергән.

Полиция хезмәткәрләре сабыйны шул көнне үк тапкан. Тоткарланган хатын баласы булмавы һәм шуңа әлеге адымга баруы турында сөйләп акланырга тырышкан.

Аңа 5 елдан 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле