Кишер ютәлдән дәвалый?

-- Лейла

Кишер — үсеп килүче организм өчен файдалы яшелчә. Шул ук ва­кыт­та ул күп кенә авырулардан да дәва. Әйтик, ангина, стоматит, уртлар ялкынсынган вакытта кишер суты белән авызны һәм тамакны чай­кыйлар. Томау төшкәндә дә аның белән дәваланучылар бар.

Тавыш беткәндә, шулай ук ютәл төшкәндә дә кишернең файдасы зур. Моның өчен уртача зурлыктагы кишерне чистартып, кыргычтан үткәрергә кирәк. Аннары аны ярты литр сөткә салып, кайнатып чыгарарырга һәм сүндереп куярга. 15-20 минут каплап тот­каннан соң, сөзеп, көн дәвамында җылы килеш әз-әзләп кенә эчәләр.

Кишерле-сөтле төнәтмә көчле ютәлне басарга ярдәм итә, авырганда хәлне җиңеләйтә.

Шулай да чирләп китсәгез, иң яхшысы – табибка күренү, белгеч күзәтүе астында булу. Бу бигрәк тә балаларга кагыла.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле