Сиринә Зәйнетдинова белән Алсу Вәлиуллина ни өчен сугышкан?

-- Лейла

Эстраданың талантлы җырчылары Сиринә Зәйнетдинова белән Алсу Вәлиуллина арасында бәхәс купкан. Кызлар ни сәбәпле сугышуга кадәр барып җиткән? Бу хакта безгә Алсу Вәлиуллина сөйләде.

«Шушы көннәрдә Казан шәһәр филармониясе артистлары катнашында оештырылган «Австралиягә Сабан туена» исемле театраль концертның премьерасы узды. Аның эчтәлеге буенча, Австралиягә Сабан туена барырга теләүчеләр арасында кызу көрәш башлана.

Без Сиринә белән җилбәзәк кызларны уйныйбыз. Безнең арадагы бәхәс Рафаэль Якупов өчен бара. Икебез дә аңа гашыйк кызлар. Мин Сиринәгә «тутырган тавык», ә ул миңа «кипкән балык», ди. Шулай итеп, сүз арты сүз чыгып, сугыша ук башлыйбыз. Нәтиҗәдә безне Рафаэль аера, «икегезне дә яратам!» дип кычкыра», — дип сөйләде Алсу Вәлиуллина.

Реклама

«Тормышта Сиринә белән якын дуслар булганга күрә, сугышу күренешен уйнарга авыр булмады. Ул — җайлы, рәхәт кеше», дип Алсу дусты турында.

Әлеге театраль концертны якын арада Казан тирәсендәге районнарда күреп булачак.

Чыганак: Шәһри Казан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий