Коронавирус белән авыручы пациентлар өчен яңа куркыныч янавы хакында кисәттеләр

-- Лейла

Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы, реанимация һәм интенсив терапия бүлекләрендә дәваланучы пациентларның үпкәсен гөмбәчек инфекциясе дә зарарларга мөмкин. 

Еш кына микоз нәтиҗәсендә үсеш алган пневмония кешенең иммунитеты кимү һәм инфекциянең авыр формасы вакытында билгеләнә торган препаратлар (тоцилизумаб, дексаметазон һ.б.) кабул итү фонында барлыкка килә.

Гөмбәчек инфекциясен еш кына бактериаль инфекция тулыландыра. Әйтик, кешедә башта бактериаль өзлегүләр барлыкка килә, аны антибиотиклар белән дәвалыйлар, әмма шунда ук инвазив микозлар килеп кушыла.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле