Бу ике симптом булса, димәк, сездә коронавирусның авыр формасы…

-- Лейла

Ковид-19 диагнозы расланган пациентның чирнең катлаулы формасын кичерүенә ике билге ишарәли. Болар — озак төшми торган югары тән температурасы һәм тын алу белән бәйле проблемалар. Бу хакта «СберЗдоровье» сервисының медицина директоры Владислав Мөхәммәт Али белдерде.

Чирнең динамикасы начараюын берничә көн рәттән +38 градустан югарырак күтәрелгән тән температурасы аермачык күрсәтә. Табиб сүзләре буенча бу, цитокинлы шторм башлануны аңлата, һәм әлеге күренеш белән мотлак рәвештә көрәшергә кирәк.

«Цитокинлы шторм — организмда ялкынсыну процессы өчен «җавап бирүче» бихисап биохимик реакцияләр җыелмасы. Цитокинлы штормда, гадәттә, сулыш алу органнары зарарлана, шулай да башка әгъзалар да зыян күрергә мөмкин», — диде Владислав Мөхәммәт Али.

 

Икенче симптом – тын кысылуы. «Тын кысылуы барлыкка килү яисә аның көчәюе үпкәләрнең зарарлану мәйданы артуын күрсәтә”, – ди белгеч.

 

Коронавирусның авыр формасына ишарәләүче башка билгеләр я лаборатор шартларда, я медицина кораллары ярдәмендә  ачыклана, диде ул.

 

Моңа кадәр Мөхәммәт Али COVID-19ның пациентларда авыр формада үтүенә шикәр диабеты, симерү һәм йөрәк авыруларыннан башка сәбәпче булган иң хәвефле хроник чирне әйтте. Ул – үпкәләр авырулары. Белгеч сүзләре буенча, бронхиаль астма һәм үпкәләрнең хроник обструктив  авырулары булган кешеләр иң элек  хәвеф төркеменә эләгә.

Чыганак: Өмет

Бәйле