Салават абый нигә Болгар премиясендә юк? Гөлсирин һәм Азатка туганы ничә симка бн тавыш бирә?

-- Лейла
//ТатарТудей//ТатарБүген//

2 декабрь, «Болгар Радиосы» VIII Милли музыкаль премиясенең матбугат очрашуы булып узды. Әлеге чараның алып баручылары «Мисс Татарстан-2017» исеменә лаек булган Саба районы кызы Зөлфия Шәрәфиева һәм «Болгар радиосы» алып баручысы Рөстәм Гайзуллин.

Зөлфия Шәрәфиева конференциягә килә алмау сәбәпле, барысын да «онлайн» гына сәламләде. Ул «Болгар радиосы»  командасына зур рәхмәтлерен белдерде.

 TATAR TODAY баш мөхәррире Рөстәм Исхаков биргән сорауларга, «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов @ilfarkarimov җавап бирде.

«Ел дәвамында кем безнең белән хезмәттәшлек иткән, кемнең җырлары безнең радиода яңгыраган, әлбәттә, алар бу премиядә катнаша инде».

«ТНВ»ның @tvtnv генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов соңгы вакытта матбугат конференцияләрендә күренмәвенең сәбәбен дә аңлатты.

«Ильшат Юныс улы бу чараны ел вакыйгасы дип кабул итә. Без аның белән һәр атна саен күрешеп торабыз. Ел саен бу премиянең дәрәҗәсе күтәрелсен өчен, ул бар нәрсәне дә эшли. «Быел, бәлки, уздырмаска да кирәктер» дигән фикерләр булса да, ул » Юк, уздырабыз! Бу тамашачылар өчен дә, җырчылар өчен дә, безнең өчен дә мөһим чара», диде. Традицияне бозмадык»,- дип җавап кайтарды Илфар Кәримов.

«Болгар радиосы»  генераль директоры Наилә Хәйдәрова: «Быел, әлбәттә,  онлайн форматта эшлибез.       «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» каналларында турыдан-туры трансляция булачак», — диде.

«Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясендә утыздан артык номинация булачак. Барлык катнашучыларга уңышлар теләп калабыз.

Бәйле