Кышкы каникул вакытыннан алда башланачакмы? Онлайн укытырга  җыеналармы?

-- Лейла

Кышкы каникул вакытыннан алда башланмаячак, онлайн укытырга  җыенмыйлар, биш көнлек укытуга да күчмәячәкләр. «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә  бакча һәм мәктәпләргә багышланган «туры элемтә»дә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әнә шулай дип белдерде. Анда Дәүләт Думасы депутаты  Ольга Павлова, Татарстанның Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская да катнашты. Белгечләр  Инстаграм сәхифәсендә әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга да  җавап бирде.

Сәрия Сабурская әйтүенчә,  мәгариф  системасында төп бурыч – һәр балага сыйфатлы белем алу өчен уңайлы шартлар тудыру.

– Безгә  бакча, мәктәп, вузларга кагылышлы төрле сораулар буенча мөрәҗәгать итәләр. Иң борчыганы  – сабыйларны бакчага урнаштыру мәсьәләсе. Бакчалар төзелсә дә, урыннар һаман да җитми. Бүген 1,5–3 яшькә  кадәрге 10 меңнән артык сабый чират көтә. Шулай ук 1  һәм 10 нчы сыйныфка кабул итү буенча да проблемалар туа. Без Рособрнадзор һәм министрлык вәкилләре белән  мәктәпләргә барып тикшерәбез. Бала хокукларын бозган очраклар уңай хәл ителә. Мәктәпләрдә  туган бәхәс очраклары турында да хәбәр итәләр. Мәсәлән, кичә  генә Казанның бер мәктәбендә булдык. Бер сыйныфта укытучы әти-әниләр белән  уртак тел таба алмаган,  – диде Сәрия Сабурская.

«Туры элемтә»дә катнашучылар  да  бакчалардагы чират мәсьәләсен кузгатты. Кайбер әти-әниләр сабыйларын алты айдан ук бакчага бирергә  җыена икән хәтта. Министрлык мәгълүматларына караганда, барлыгы 13 мең  сабыйга бакчада урын юк. Шуларның 3 меңнән артыгы – 3–7 яшькә кадәрге балалар.

– Балабызга – 2 яшь. Бакчада урын юк.  Әти-әниләргә моның өчен компенсация каралмаганмы? – дип сорады бер әни.

Илсур Һадиуллин аңлатуынча, андый ташламалар каралмаган. Бакчага йөрүче сабыйларга федераль һәм республика  казнасыннан компенсацияләр түләнә. Казанның «Салават күпере» микрорайоныннан бакчада урын юк дип хәбәр итүче  әти-әниләр дә булды.  Сәрия Сабурская  якындагы бакчада урын булмаган очракта башкасына барып торырга киңәш итә.

– Башка бакчаларга барып торырга кирәк. Урын булгач, күчәргә була бит. Казан, Биектау, Лаеш районнарында да шундый проблемалар бар. Кайбер әти-әниләргә берничә бакча  тәкъдим итеп тә,  баш тарталар, – диде вәкаләтле вәкил.

Читтән торып уку, биш көнлек укытуга күчү, кышкы каникулга иртәрәк чыгу…  Болар – бүгенге вазгыятьтә әти-әниләрне иң кызыксындырган сораулар.

– Кышкы каникул 28 декабрьдә башлана. Иртәрәк китү планлаштырылмый.  Биш көнлек укытуга күчүне мәктәпләр үзләре хәл итә. Читтән торып укытуга күчү мәсьәләсен дә карамыйбыз. Әти-әниләрдән онлайн укытуга күчү турында сораулар аз килә. Март аенда өйгә укытуга күчкәч, мәктәпләрне тизрәк ачыгыз инде, болай уку авыр, дип шалтыратучылар шактый булды. Онлайн укытуга күчеп, аннан укыту сыйфаты начар, медалистлар аз дип зарлану – бу безнең юл түгел. Мәктәпләрдә укучылар кайнар аш белән тәэмин ителгән. Башлангыч сыйныф укучылары бушлай туклана. Бүген барлыгы 15 сыйныф  ябылды, бу – 300ләп бала дигән сүз. Вазгыять гади түгел, әмма  бурычларны хәл итәргә тырышабыз, – диде Илсур Һадиуллин.

Быел 1 нче сыйныфка кабул итү буенча бераз үзгәрешләр бар. Әти-әниләр 1 февральдән гариза язарга мөмкин. Мәктәп янәшәсендә яшәүче әти-әниләр гаризаларын 30 июньгә кадәр тапшыра ала. Буш урыннар калган очракта, 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр башка микрорайоннарда яшәүчеләр сабыйларын шул мәктәпкә  китерә ала.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле