Мошенниклар банк карталарыннан акча урлауның яңа схемасын уйлап тапкан

-- Лейла

Мошенниклар россиялеләрнең банк картасы мәгълүматларын алуның яңа алымын уйлап тапкан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ВТБның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, мошенниклар торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч җыелуы турында ялган хат җибәрә башлаган, аларда чынлыкта булмаган әҗәтне түләү өчен реквизитлар күрсәтелгән.

Клиент әлеге хатларны игътибарсыз калдырган очракта, аңа, имештер, идарә компаниясе исеменнән шалтырату килгән. Сөйләшү вакытында мошенниклар үз корбанын «коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычыгыз» бар дип ышандырган.

Моннан тыш, алар моңа кадәр түләүләр башкарылган карта мәгълүматларын чагыштырырга тырышкан һәм СМС-хәбәр ярдәмендә текстлы транзакция ясарга тәкъдим иткән.

ВТБның вице-президенты Алексей Киричек искәрткәнчә, торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурыч җыелуы турындагы мәгълүмат коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр сайтындагы шәхси кабинетта гражданнар өчен һәрвакыт ачык. Ул гражданнарга, үзләренең торак милекчеләре ширкәте номерына шалтыратып, алынган мәгълүматларның дөреслеген тикшерергә киңәш итте.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле