Татарстанда 10 декабрьгә кадәр шторм кисәтүе игълан ителде

-- Лейла

2020 елның 10 декабренә кадәр Татарстанда һәм Казанда шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта җирле Гидрометүзәккә сылтама белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«3 декабрьдән уртача температура климат нормасыннан 9-16 градуска түбәнрәк, кайбер районнарда температура -28 градуска җитә. Синоптиклар фаразлары буенча мондый һава торышы 10 декабрьгә кадәр сакланачак «, — диелә хәбәрдә.

Ведомство халыкны игътибарлы булырга һәм кертелгән электр приборларын һәм мичләрен игътибарсыз калдырмаска кисәтә. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, өшүдән сакланырга куша.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле