«Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премия тапшыру тантанасын һәркем күзәтә ала!

-- Лейла

Бүгенге көннең катлаулы вәзгыятендә Милли музыкаль премияне «Болгар радиосы» онлайн форматта үткәрергә булды. Бу 2020 елга нәтиҗә ясау. Моңа кадәр “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы “Пирамида” концертлар залында меңләгән тамашачылар белән узса, быел тантана тамашачыларсыз үтә. Шуңа карамастан, әлеге грандиоз тантананы карау мөмкинлеге һәркемдә булачак.

“Әлеге авыр чорда тамашачыларыбыз да , җырчыларыбыз да борчуларын онытып, бераз бәйрәм рухын, Яңа ел якынлашуын тойсыннар иде. Милли премия – ул еллык нәтиҗә ясау һәм аны 2021 елга калдыру дөрес булмас”, диде “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов

Милли премиянең өченче алып баручысы да билгеле. Саба кызы, “Мисс Татарстан — 2017” Зөлфия Шәрәфиева. Нинди генә зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга насыйп булса да, Милли премияне алып бару аның өчен аеруча дулкынландыргыч икәнен әйтеп узды ул.

Концерт барышында IPHONE җиңүчесе дә билгеле булачак. Ноябрь башыннан алып, әлеге бәйгедә катнашучы саны ике мең ярымнан артты. Шуңа карамастан, сезнең дә айфон оту мөмкинлеге бар, чөнки конкурс 12 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Концертны алып баручылар, очраклы рәвештә билгеләнгән җиңүчегә турыдан-туры трансляциядә барышында шалтыратып, концертка бәйле сорау бирәчәк. Шуңа күрә конкурста катнашучыларга концертны күзәтеп бару мөһим.

Милли премия тапшыру тантанасын 12 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә “Татарстан-Яңа гасыр”, “ТНВ-Планета” телеканалларыннан карап була. Интернеттан файдаланучылар концертны “Болгар радиосы”ның вконтакте рәсми төркемендә карый алачак. Ә инде ул көнне тантананы телевизор, яисә интернеттан күзәтеп бара алмаучылар өчен тамаша “Болгар радиосы” дулкынында да яңгыраячак.

Бәйле