Татар байларының 19 гасырда туйлары ничек уза [видео]

-- Лейла

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле  “Туган ил” концерт программасы нигезендә, себер һәм Казан татарлары морзалары балаларының туй күренешенә багышланган тамаша тәкъдим итә.

Сценарий буенча «Туй” хореографик спектакле себер татарлары традицияләренә нигезләнеп үткәрелә. “Концерт программасында татар морзаларының туйларын күрсәтәсебез килде. Хореографик тамашаның нигезендә Казан һәм себер татарларының туй йолалары ята»,— ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.

Ансамбльнең биючесе Айгөл Кыямова  хәзерге заманда да яшьләр туйларда гореф-гадәтләрне чагылдыра башлады, ди.

» Тарихчылардан сорашып, китаплардан карап, без элек-электән килгән йолаларны күрсәтәбез”, — ди Айгөл әлеге музыкаль спектакль хакында.

Дәүләт ансамбленең туй тамашасын 9-10 декабрь Камал театры сәхнәсен күреп булачак.

Бәйле