Читтән кайтарылган помидорда вирус табылган

-- Лейла

Россельхознадзор 14 декабрьдән Армениянең Армавир өлкәсеннән Россиягә помидор белән борыч кертүне тыячак.

Әлеге яшелчәләрдә вирус барлыгы ачыкланган. Моннан тыш, 10 декабрьдән Әзербәйҗаннан Россиягә алма һәм помидор кертү дә тыелачак.

Октябрь аенда Россельхознадзор яшелчәләрне күзәтү эшен көчәйтүне һәм тикшерү нәтиҗәләрен сорап, Армениягә мөрәҗәгать иткән булган. Тик кирәкле мәгълүмат тәкъдим ителмәгән.

Мозаика пепино вирусы Россиягә кергән очракта, аның башка яшелчәләргә таралу куркынычы бар. Яшелчәләрнең вирус йоктырганмы юкмы икәнен белү кыен түгел. Әйтик, помидор, борыч, баклажан, бәрәңге кебек яшелчәләрдә тимгелләр чыга.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле