Вирусолог коронавирус авыруын тулысынча җиңү өчен ике ысул булуын әйтте

-- Лейла

Covid-19 коронавирусын төрле ысуллар белән тулысынча җиңәргә була. Бу хакта Федераль фундаменталь һәм трансляция медицина тикшеренү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре вирусолог Александр Чепурнов сөйләде, дип хәбәр итә Sputnik радиосы.

Галим фикеренчә, иң беренче чиратта, кайбер кешеләрдә вируска тотрыклылык сәбәпләрен өйрәнергә кирәк. «Тотрыклылык сәбәпләрен ачыклау өчен көчле генетик-аналитик тикшеренү яки иммунологик тикшеренү кирәк <…> «, — дип аңлата ул.

Чепурнов шул ук вакытта Covid-19 авыруы сәбәпләре генетик булган кебек иммунологик та булырга мөмкин булуын искәртә.

Моннан тыш, коронавируска каршы көрәшнең тагын бер юлы нәкъ менә аңа каршы нәтиҗәле химиотерапия препаратлары булдыру булырга мөмкин.

«Без моның С гепатиты мисалында була алуын беләбез. <…> бу авыруны (гепатит С — Т-и иск.) ышанычлы дәвалый торган иң нәтиҗәле өч юнәлешле химиотерапия препаратлары эшләнде», — ди вирусолог.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле