Өйдә нинди гөлләрне тотарга ярамый?

-- Лейла

Тәрәзә төбендә утырган гөлләр өйгә ямь биреп кенә калмыйча, агу “чәчеп” тә утырырга мөмкин икән.

Бөтен гөлне дә өйдә үстерергә була, әмма бик игътибарлы булырга кирәк, чөнки аларның кайберләрендә агулы сок бар. Мәче, этләр аларны чәйнәп, зыян күрергә мөмкиннәр. Кечкенә балаларга да кагыла бу.

Агулы гөлләр: монстера, алоказия, диффенбахия. Аларның согы куркыныч. Балалар ялгыш кына өзеп алсалар, бармакларын яндырырга мөмкиннәр. Шуңа да аларны өске шүрлекләрдә тотыгыз.

Йокы бүлмәсенә “авыр”, көчле исле гөлләр куймагыз, чөнки алардан баш авырта. Әйтик, бик күпләр яраткан орхидеяны.

Кояш төшә торган тәрәзә төпләренә урын калмаса, кайбер гөлләрне күләгәле җиргә куйсагыз да була. Әмма бу күләгәне яраталар дигән сүз түгел, алар аңа чыдам булган өчен генә. Алар: хәзер бигрәк тә модада булган сансевиерия (кайбер төрләре), монстеры, филодендрон, сциндапсус.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле