Соңгы арада Казанда җәмәгать транспорты белән бәйле күңелсез хәлләр еш була башлады. Автобус салонында янгын чыгу очраклары шәһәрлеләрне тәмам куркуга салды. Бу мәсьәләгә башкала җитәкчелеге ныклап алынды.
“Казанда өч җәмәгать автобусының януы зур шау-шу куптарды. Казан мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча, әлеге хәлләрнең сәбәбен ачыклау максаты белән махсус комиссия булдырылды. Янгын электр чыбыгының кыска ялганышы аркасында килеп чыккан, дип фаразлана”, — дип сөйләде Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты башлыгы Айдар Габделхаков журналист өчен оештырылган матбугат очрашуында.
Автобусларны җитештергән заводтан белгечләр төркеме чакырылган. Алар тарафыннан 40лап автобус тикшерелгән. Завод вәкилләре маршрутны билгеләүче электрон күрсәткечләр һәм башка җайланмаларны куллануга карата кисәтү белдергән. Әмма Айдар Габделхаков фикеренчә, болар автобусның тулысынча янып бетүенә һич кенә дә сәбәпче була алмый. 10 гыйнварда заводтан тагын белгечләр көтелә. Сүз уңаеннан, өч автобус та — МАЗ моделенеке.
“Нәтиҗәдә барлык автобусларда җылыту моторының вентиляторын алмаштыру карарына килдек. Моннан тыш, автобусларга өстәмә пир-патроннар урнаштырылачак. Ягъни янгын чыккан очракта, автобуста автомат рәвештә янгын сүндерү җайланмасы эшләячәк”, — ди Айдар Габделхаков.
Автобуслардан файдалану срогы 10 ел дип исәпләнә. Бүгенге көндә шәһәр урамнарында 10 елдан артык йөрүче автобуслар юк. План буенча, автобусларны алыштыру 2022 елга планлаштырылган.
Чыганак: Шәһри Казан