2021 дә кайсы көннәрдә ял итәбез?

-- Лейла

Киләсе елда россиялеләрне 7 кыска  һәм бер озын эш атнасы көтә, дип хәбәр иттеләр  Рострудта.

23 февральне бәйрәм итү сәбәпле, 24-26 февральдә өч көнлек эш атнасы булачак. «21-23 февральдә ял итәчәкбез. Мондый өч көнлек яллар, 22 февральдә, шимбә көнне, 20 февральдә, эш көне күчерелүгә бәйле рәвештә мөмкин булды», — дип аңлаттылар ведомствода.

2021 елда бердәнбер озын 6 көнлек эш атнасы 15-20 февральдә булачак.

Дүрт көнлек эш атнасы россиялеләрне 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көнендә  көтә. Шулай ук май аенда беренче ике эш атнасы да дүрт көнлек булачак. 4 майдан 7 майга кадәр һәм 11 майдан 14 майга кадәр эш көннәре булачак.

Җәй башында, шулай ук, 12 июнь-Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан, кыска эш атнасы булачак. Бәйрәм шимбә көненә туры килә, шуңа күрә ял көне дүшәмбе, 14 июньдә күчерелә.

Ноябрь башында өч көнлек эш атнасы һәм озын яллар булачак.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле