//ТатарТудей//ТатарБүген//
Үз уйларыма бирелеп, кибеттә күчтәнәчкә чәй сайлап йөргәндә, кечкенә кызчыкның елаган тавышы ишетелде. Кызчыкның тавышы көчәйгәннән көчәйде. Бераз читкәрәк китеп куз салсам, олы яшьтәге әби кечкенә оныгын җитәкләп, кибеттән алып чыгып китмәкче була.
Кызчыкның кулында байтак тәм-томнар, шулар арасында шоколадтан ясалган Кыш бабай да күренә. Ләкин ул бу тәм-томнарга гына риза түгел, әбисенә ярсып-ярсып, куллары белән селтәнеп тагын нидер сорый. Нидер дигәнем шоколадтан ясалган Кар кызы икән. Әбисе алай үгетләп, болай җайлап карый, кечкенә кызчык аны ишетү түгел – күрми дә; шартларга җыенган мич сыман кызарынып бүртенеп үкерүен белә. Кибеттә бар халык бу хәлне тамаша кылды, ләкин нидер әйтергә беркем кыймады. Кемдер әбине, ә кемдер “артыгын узынган кызны” кызганды. Ә бу олы ханым кешеләрдән бик читенсенде, үз-үзен кая куярга белмәде бу вакытта.
Үзем дә сизмәстән, уйларым белән балачак елларын искә төшердем. Яңа ел алдыннан әнием пакет тутырып кәнфит, мандарин алып кайта иде. Гадәттә, әти-әниләр бу тәм-томнарны яңа елга кадәр яшереп торалар, чөнки авыл кибетенә алар бик сирәк кайта. Кайткан очракта да җил тизлеге белән бик тиз сатылып бетә. Сакланган урынының кая икәнен белүгә карамастан, әниләрдән сорамыйча алу юк. Ул мандариннарның исе әле дә борын очын кытыклап тора. Шушы яшемә җитсәм дә, андый мандариннарны кибет киштәләрендә бик күптән очратканым юк. Әллә әз булганга шулай тәмле тоелган, әллә ул елларда, чыннан да, аларның тәме башка булган… Уйларымнан мине кызчыкның “Купи мне Снегурочку, нууу купии!” – дип кычкырган тавышы бүлде. Ирексездән кибет киштәләрен күздән кичердем, кәнфит – шоколадларның ниндие генә юк анда. Әйе, бүгенге тормышыбызда бар да бар, бар да җитәрлек, балаларыбызга нәрсә теләсәк, шуны алып бирә алабыз, тик алар бу әйберләрнең кадерен белерләрме соң? Вакыт узу белән безнең кебек якты хатирә итеп искә алырлармы икән? Ансын, әлбәттә, вакыт күрсәтер, әмма уйланырга барыбызга да җирлек бар… Күпләр әйтер, барысы да тәрбиядән килә дип, әмма балаларыбызны үзебез ук бозмыйбызмы? Бәлки, тәрбияне нәкъ менә үзебездән башларгадыр безгә?! Сез ничек уйлыйсыз, бәйрәмнәрдә балаларга нәрсә бүләк итү дөресрәк булыр?