Алсу Фазлыева сөенечле яңалыгы белән уртаклашты

-- Лейла

Инстаграмда утыручылардан берни яшереп булмый. Җырчы Алсу Фазлыева әнә шулай, ди. Бик күпләр аның үзгәреп китүен сизеп, матур киенмисең дип тә бәйләнеп алганнар. Бәби көтәсең, диючеләр дә булган.

Фазлыевлар гаиләсендә 2020 ел борчу-кайгылары белән дә, күңелле яңалыклары белән истә калачак. Бизнеслары да гөрләп бара, матур җырлары да туып тора. Инде менә киләсе елда, Алла бирса, өченче балаларын алып кайтачаклар. Азатның сәхнәдә дә, әңгәмәләрдә дә кыз бәби теләве турында әйткәне бар иде. Әлегә кем икәне сер булып кала. Иҗади гаиләгә бәхет, тигезлек, сәламәтлек, озын гомер, балалар игелеге телибез.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле