Ашыгыч ярдәме машинасын урлап киткән кешегә күпме төрмә срогы яный?

-- Лейла

Киров өлкәсендә ашыгыч ярдәм машинасын урлап киткән кеше бер ел да сигез аен төрмәдә үткәрәчәк. 

Суд ашыгыч ярдәм машинасын урлаган Киров өлкәсендә яшәүчене 1 ел да 8 айга катгый режимлы колониягә хөкем итте, дип хәбәр ителә төбәк прокуратурасы сайтында.

Суд һәм тикшерү мәгълүматлары буенча, узган елның июль аенда исерек ир-ат Тужа бистәсендә УАЗ-39623 ашыгыч медицина ярдәме машинасын куып алып киткән. «Вятка» федераль юлында ул автомобиль белән идарәне югалта һәм юл кырыена ава.

Прокуратурада хөкем карары чыгарылуын билгеләп үткәннәр, моңарчы ир-ат башка җинаять өчен хөкем ителгән булган инде, карар чыгарганда, суд моны да исәпкә алган. Хокук бозучыны суд залында ук сак астына алганнар. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

Ведомствода ир тарафыннан китерелгән матди зыянны түләттерү турындагы мәсьәлә граждан суд эшчәнлеге тәртибендә карауга тапшырылган, дип өстәгәннәр.

Чыганак: Шәһри Казан 

Бәйле