2021 елда машина йөртүчеләрне нәрсә көтә?

-- Лейла

Ел башыннан яңартылган Административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексы гамәлгә керде.

Руль артында телефоннан сөйләшергә яратучыларны хәзер ясалма интеллект исәпләп чыгарачак. Бу яңалык Мәскәүдән башлана, анда «хәрәкәт вакытында машина йөртүченең телефон куллануын теркәү өчен» махсус видеокамералар урнаштырачаклар. Әгәр йөртүче телефоннан сөйләшмичә генә СМС язса да, бу шулай ук хокук бозу дип саналачак. Бу технология Мәскәүдән соң башка төбәкләргә дә кертеләчәк.

Автомобиль эксплуатацияләүне тыйган шартлар исемлеге дә үзгәрде. Хәзер җәйге резина белән кыш көне йөрү һәм кышкы тәгәрмәч белән җәй көне йөрү, шулай ук шипалы тәгәрмәчне бер күчәргә генә кую хокук бозу исемлегенә керде. Хәтта руль тәгәрмәченең үзирекле борылышы да хокук бозу дип санала. Әлеге хокук бозулар өчен 500 сумлык штраф каралган.

Исерек хәлдә машина йөртүчеләр өчен җәза катгыйланды. Медицина тикшерүеннән баш тарту 30 меңлек штраф һәм 1,5 елдан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү белән яный. Әмма автомобиль салонында 16 яшькә кадәр бала булса, машина йөртүчегә 50 мең сум штраф салыначак һәм ул ике-өч елга машина йөртүче хокукыннан мәхрүм калачак.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле