Зәмирә ире Максим Куприянов: “Мин татар! Дүрт балам бар, Тимур беренче никахтан” 

-- Лейла

Зәмирә Рәҗәпованың ире Максим Куприянов үзенә һәм Зәмирәгә еш бирелә торган сорауларга социаль челтәрдә җавап биргән. 

«Сиңа ничә яшь соң? 
Миңа 35 яшь. Казанда, 1985 елның 31 гыйнварында тудым. Сукояр, Үгез елында туганмын. Өйләнгән, 4 балам бар. Казан Дәүләт Энергетика университетын тәмамладым.

Татармы син, русмы? Ә нишләп исемең рус? Әллә керәшенме? 
Мин татар! Әтием рус, шуңа фамилия белән исемем дә шундый (сүз уңаеннан, алар миңа ошый). Әни ягыннан барысы да татар, мин дә татар мохитендә үстем. Татарча аңлыйм, әмма аз сөйләшәм. Гомумән, мин аз сөйләшәм.  Дингә килгәндә, күңелемә  Ислам якын.

Нәрсә белән шөгыльләнәсең? 
Музыкант, барабаннарда уйныйм. Барабанда уйнарга музыка мәктәбендә өйрәндем. 2003-2005 елларда Казанның артиллерия училищесында хәрби оркестрда хезмәт иттем.

Синең ничә бала соң? Нишләп 3 малай дип язасың, икәү бит? 
Мин “героин” ата. Өч улым бар: Аязга 14 яшь, Тимурга 11 яшь. Ул беренче никахтан, без күрешәбез, аралашабыз, бар да яхшы.  Данилга 4 яшь. Һәм кызчыгым Камилә”, — дип ачыклык керткән Максим кызыксынучылар өчен.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле