Салаватка улы туган көненә нинди бүләк ясаган?

-- Лейла

Архангельск өлкәсенең Вельск шәһәрендә бозда узышлар буенча Россия кубогының икенче этабы узды. Татарстан узышчылары, һава торышы начар булуга карамастан, яхшы нәтиҗәләргә иреште.

Вельск трассасы түбәнлектә урнашкан һәм анда җил йөрми. Ярышлар узганда исә 30 градус салкын була, мондый шартларда көпчәккә эләккән боз кисәкләре тузанга әйләнә. Күз күреме начар булса да, безнекеләр сынатмый. 1600 классында җиңүне AG Team командасы пилоты Рөстәм Фәтхетдинов яулый.

– Улымның җиңүе туган көнемә иң зур бүләк булды, – ди Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов. – Рөстәм Татарстан әләме астында чыгыш ясый һәм мин аның республика исеменнән чыгыш ясавы белән бик горурланам. Безнең спортчылар Россия автоспортында алдынгы рәтләрдә.
Татарстан автоузышчылары төрле классларда беренче урыннарны яулады. Әйтик, “Логан” классында Рәис Миңнеханов җиңгән. 1400 классында Европа чеспионы Айдар Нуриев беренчелекне алган.

Бәйле