Әнвәр Нургалиев: «Тамашачыма кайгымны сөйләргә хокукым юк иде…»

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев гаиләсендә авыр кайгы. Җырчының әтисе вафат.

17.01.21. Иртәнге сәгать 9 да минем әтием дә безне ташлап китте. Бушлык. Бернидә әлегә аңламыйм. Авыр. Бәлки мине бүген кайберәүләр хурлар бүгенге концерт өчен. Ләкин минем тамашачыма кайгымны сөйләргә хокукым юк иде. Иртәгә әтиемне соңгы юлга озатабыз. Мин горурмын Мәрүәр улы булуыма. Әтием, әнием, Рәхмәт сезгә! Алла бирсә һәрбер концертым белән, белгән догаларым белән сезне данлап яшәячәкмен. Бүгеннән мин ятим», — дип язган популяр җырчы социаль челтәрдә.

2020 елның апрелендә Әнвәр әфәнде әнисен дә югалткан иде.

Бәйле