Атна азагында… яз килә?!

Атна ахырында Россиянең Европа өлеше үзәгендә температура  0 градуска кадәр күтәреләчәк дип яза “РИА Новости” РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән.

Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан искән җил температураның күтәрелүенә китерәчәк, дип фаразлый синоптик. Чәршәмбегә каршы төндә -20 градус тирәсе салкын булса да, көндез  һава җылынып, -10 градус тәшкил итәчәк.

Алга таба көннәр тагын да җылынып, төнлә температура -10… -15, көндез -3…-5 градустан артмаячак икән.

Атна ахырында исә температура 0 градуска якынаер дип көтелә, дип фаразларын җиткергән Роман Вильфанд.

Бәйле