Альбина Апанаева йөклеме?

Җырчы Альбина Апанаева икенче тапкыр әни булырга җыенамы? Бу сорауга ул үзе җавап бирде.

“Әйе, берара артык авырлык җыйдым, әмма үземне тиз кулга алдым. Дөрес туклануга күчтем, спорт белән дуслыкны яңарттым. Нәтиҗәдә 7 килога ябыктым. Балага килгәндә, мин авырлы түгел. Ләкин икенче бала табу турында күптән хыялланам, шуңа күрә бәлки якын киләчәктә насыйп булыр. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында”, — дип җавап бирде безгә Альбина Апанаева.

Чыганак : «Шәһри Казан» сайты.

Бәйле