Җылы көннәрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәге билгеле

-- Лейла

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, гыйнвар азагына кадәр Татарстанда салкынча гына һава торышы, кар көтелә.

26 гыйнвар республика – антициклон йогынтысында: урыны белән юеш кар һәм томан. Төнлә һава температурасы -2-7, көндез 0-5 градус. Юлларда – бозлавык. Чәршәмбе көнне төнлә -4-9, урыны белән -13 градус суык көтелә. Көндез исә  урыны белән юеш кар, секундына 15 метр тизлектә көчле җил булырга мөмкин. Һава температурасы -2-7 градус тәшкил итәчәк. Пәнҗешәмбе – 28 гыйнварда төнге сәгатьләрдә  -4-9 градус суык, юеш кар, боз, секундына 16 метр тизлектә җил. Көндез Татарстанда явым-төшемсез, һава температурасы -2-7 чикләрендә тирбәләчәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле