Сөмбел Билалова: «Ашыгыч» ярдәм югары кан басымы белән хастаханәгә алып китте»

-- Лейла

Аерылышканнан соң, “фәләннең сөяркәсе” дип сөйли башладылар. Бу очракта сүз көрәштерүнең дә мәгънәсе юк. Ләкин артист кызларга мондый караш кәефне боза, билгеле. Әйтик, мин мәҗлестә чыгыш ясыйм. Бәйрәмдә яки концертта кунаклар белән биеп алырга да, шаярырга да мөмкин, чөнки бу — эшем. Артист бер урында басып торырга тиеш түгел. 

— Пандемия башлангач, көн саен диярлек Инстаграмда туры эфирлар алып бардың…

— Пандемия вакытында филармония артистлары белән туры эфирлар оештырдык. Шуңа игътибар иттем: туры эфирлардан соң энергиям кими иде. Бервакыт туры эфир вакытында кинәт хәлем китте. Темасы да авыр иде, бәлки шул да тәэсир иткәндер. “Элемтә начарайды” дигән сәбәп белән эфирдан чыгарга туры килде. “Ашыгыч” ярдәм чакырттым, ул югары кан басымы белән хастаханәгә алып китте.

— Коронавирус белән чирләдеңме?

— Көз көне чирләдем. Тик мин аны җиңелчә кичердем. Коронавирус башлангач та, бик курыктым. Өйдән дә чыкмадым, ләкин алай ук паникага бирелергә ярамый икән. Коронавирустан куркып, Мәскәүгә дә машина белән бардым. Машинада йөрергә бик яратам. Сәяхәткә дә руль артында чыгып китәр идем.

— Бүләкләр еш кабул итәсеңме?

— Әйе, сюрпризлар булгалый. Ләкин мин хорафатларга ышанам, шуңа хәтта концертта бүләк ителгән бүләкләрне дә өйгә алып кайтмыйм. Кайвакыт чәчәкләрне дә концертта эшләүче апаларга калдырам.

— Сәхнәдә иҗат итүеңә 15 ел булды. Бу уңайдан концерт оештырырга җыенмыйсыңмы?

— Планда бар, тик пандемия аркасында төгәл әйтә алмыйм. “Чулпан” мәдәният үзәгендә концерт оештырырга теләк бар. Соңгы тапкыр концертым Г.Камал сәхнәсендә узган иде.

— Артистлар арасында серләреңне сөйли торган дусларың бармы?

— Гөлнара Мулланурова, Дилә Нигъмәтуллина, Альбина Апанаева, Ләйсән Сөнәгәтова белән бик яхшы аралашабыз. Кайчан мөрәҗәгать итсәм дә, ярдәмгә килергә әзер алар.

— “Гомер үтә” дип уфтанган чакларың буламы?

— Күпләр 30дан соңгы тормышны картаю дип кабул итә. Минемчә, хатын-кыз 40 яшьтә дә гаилә корып, бала табып, бәхетле булырга мөмкин. Мин әле яши башлаган кебек кенә. Моңа кадәр булган вакыйгалар репетиция сыман гына. Быел – минем ел, Үгез елы, шуңа да мин аңа зур өметләр баглыйм. Тормышымда яңа бүлекнең башлануын көтәм.

— Бүгенге көндә иң зур хыялың?

— Гаилә корып, үз йортым белән яшәргә телим. Мин мәхәббәткә, чын хисләргә ышанам.

Чыганак: Шәһри Казан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий