Татарстан рестораторлар һәм отельерлар берлеге җитәкчесенең үлем сәбәбе нидә?

Татарстан Республикасы һәм Казанның рестораторлар һәм отельерлар Ассоциациясе президенты Ренат Зәлетдинов вафат.

Әлеге мәгълүматны ул җитәкләгән оешмада расладылар, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Ренат әфәнде ковид йоктырган булган һәм башкаланың 7 нче номерлы хастаханәсендә дәваланган.

«Аны короновирус һәлак итте. Кайда җирләячәкләре билгеле түгел», — дигәннәр ассоциациядә.

Ренат Зәлетдинов 1952 елның 6 августында туган. Рестораторлар һәм отельерлар Ассоциациясеннән кала ул тагын аренда һәм милек белән идарә итүче «Брупер-Науруз» компаниясен дә җитәкләгән.

 

Фото: «Реальное время»

Бәйле