Рамил Шәмсетдиновның адвокаты суд карары белән ник килешми?

Хезмәттәшләрен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның яклаучысы хөкем карары белән килешмәгән.

Рамилнең адвокаты Равил Тугушев сүзләренчә, карар бик кырыс булган һәм ул суд карары белән килешмичә, аны яңадан карарга дип, суд органнарына мөрәҗәгать иткән.

Гаепләүче як исә, киресенчә, карар бик “йомшак” булды дип саный икән һәм алар да бу эшне кабат карарга кирәклеген искәрткән, дип яза “Интерфакс”.

Бәйле