Әнвәр Нургалиев: «Әти-әни исән-сау булган вакытлар – иң бәхетле вакытларым булган икән»

Кичә Башкортостанның атказанган артисты, татар тамашачысының күңелен яулаган Әнвәр Нургалиевның туган көне. Җырчыга 47 яшь тулды. Шул уңайдан Әнвәр Нургалиевны туган көне белән котлап, хәлләрен белештек.

-Туган көнгә иң зур бүләк сезнең өчен нәрсә?

-Күңел тынычлыгы, җылы сүзләр. Гаилә, туганнарым-якыннарымның исәнлеге. Тормышта моннан да кадерлерәк әйбер булмавына инандым.

-Иң истәлекле бүләгегез бармы?

-Чын күңелдән бирелгән бар бүләк тә кадерле. Бүген иртәдән бирле котлау сүзләре килеп тора. Инстаграмым тынмый – барысына да җавап та биреп өлгермәм, ләкин тамашачыма чиксез рәхмәтлемен. Минем өчен иң кадерлесе – аларның хөрмәте, аларның яратуын тою.

— Тормышыгыздагы иң бәхетле көн?

  • Әти-әни исән-сау булган көннәрнең барысы да кадерле һәм бәхетле… Бөтенебез җыелып шау-гөр килеп эшләгән, бәйрәм иткән, ял иткән чакларны искә алам – чын-чынлап бәхетле булу өчен кешегә бик аз кирәк бит.

-Иң зур уңышыгыз нәрсә?

-Гаиләм. Таянычым, терәгем алар. Алардан да кадерле һәм якын кешеләрем юк. Мин аларга чиксез рәхмәтле.

-Туган көн — һәр кешенең яңа елы башлана дигән сүз. Яңа елга нинди план, максатлар куясыз?

-Минем, гомумән, тормышка карашым үзгәрде. Үземне башкача күзаллыйм хәзер. Әнвәр Нургалиев үзгәрәчәк. Яңа җырлар иҗат итәрбез, башка стильдәрәк булырмын бәлки. Һәм үземә күбрәк игелек кылу, кешеләргә ярдәм итү дигән максат куйдым.

-Бүген туган көнен уздыручыларга теләкләрегез?

-Тазалык телим. Күңел тынычлыгы. Һәрберсе теләгән изге теләкләренә ирешсен иде.

Чыганак:»Ватаным Татарстан» сайты

Бәйле