Популяр арт — блогер Анастасия Сосновскаяның 12 яшьлек улы вафат булган.
Бала ваннада юынганда розеткада торган смартфоны ялгыш корсагына төшкән. Малай телефонны тиз арада алып ташлаган. Әмма инде соң була.
Суд медицина экспертизасы нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бала ток сугудан үлгән. Шуңа бәйле рәвештә, блогер әти — әниләргә мөрәҗәгать итеп, юынганда балаларга телефон куллануны тыярга өндәгән, дип яза «Известия».