Россиядә коронавируска каршы көрәшүче кефир уйлап тапканнар

-- Лейла

Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы йогырт рәвешендәге вакцина барлыкка килергә мөмкин.

«Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, аны клиникага кадәр сынаулар быел төгәлләнер дип көтелә. Гадәти булмаган «препарат» Санкт-Петербургның «Персонализацияләнгән медицина үзәге»ндә әзерләнә.

«Хәзерге вакытта без клиникага кадәр сынаулар стадиясендә, ул быел төгәлләнер дип көтелә. Бу — ачы сөт продукты, пробиотик штаммы, без бу юнәлештә инде 20 елдан артык эшлибез, бездә җайга салынган технологияләр бар.

Алар патоген микроорганизмнарның геннары фрагментларын клонлаштырырга һәм файдалы штамм алырга мөмкинлек бирә, аны халык телендә кефир яки йогырт, оеткы дип атыйлар», — дип аңлатты Эксперименталь медицина институты директоры Александр Дмитриев.

Аның сүзләренчә, сынауларның алдагы, клиник стадиясен үтү өчен өстәмә финанслар кирәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле