1. Ай башыннан барлык социаль түләүләр, шулай ук пособие һәм компенсацияләр күләме арта. Аерым алганда, Россия Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган айлык акчалата түләү (ЕДВ), шулай ук инвалидларга, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, ташламалардан файдаланучы башкаларга айлык акчалата түләү күләме үсә.
Быел индексация күләме 4,9 процент тәшкил итә. Ул узган елдагы инфляция күләменнән чыгып исәпләнгән..
2.Моннан тыш, бүгеннән башлап, социаль челтәрләрдә ялган хәбәр таратуга, бер-береңә пычрак атуга, сүгенү сүзләре куллануга каршы көрәш турында закон үз көченә керә. Ул тәүлегенә 500 меңнән артыграк кеше кереп карый торган платформалар хуҗаларына кагыла.
Закон нигезендә “гавами челтәр хуҗасы” дигән төшенчә гамәлгә кертелә. Нәкъ менә шул Интернетта мәгълүмат таратуны оештыручы булып санала. Социаль челтәр хуҗасына кайбер бурычлар йөкләнә. Шулар арасыннан – тыелган материалларны, шулай ук сүгенү сүзләрен ачыклау өчен контентны күзәтеп бару.
Моннан тыш хәзер социаль челтәрләр кешенең челтәрдә үз-үзен тоту кагыйдәләре урын алган документ урнаштырырга тиеш. Закон нигезендә шулай ук кеше үзенең материалына юлны ябу белән килешмәгән очракта шикаять бирү тәртибе билгеләнгән.
Законга каршы материаллар булып наркотиклар әзерләү һәм алардан файдалану, балалар порнографиясе, үз-үзеңә кул салырга чакыру, җәмгыять һәм дәүләткә карата ихтирамсызлыкны күрсәтүче мәгълүматлар тора. Шулай ук массакүләм чуалышларга чакырулар да тыелган мәгълүматларга кертелә.
Тыелган мәгълүматлар вакытында юкка чыгарылмаган очракта, социаль челтәрләрдән файдаланучыларга да, интернет-ресурсларның үзләренә дә җитди штрафлар яный. Гади кешеләргә – 200 мең сум сумга кадәр, вазифаи затларга – 800 мең сумга һәм юридик затларга – 8 миллион сумга кадәр. Законны кабат бозган очракта, штраф күләмнәре дә арта.
3.Хәзер хосусый эшмәкәрләр чекларда товар яки хезмәт күрсәтүнең атамасын, шулай ук күләмен, бәясен күрсәтергә тиеш. Күрсәтми икән – 3 мең сумга кадәр штраф. Мондый таләпләр ил күләмендә инде байтактан гамәлдә. Әмма моңа кадәр махсус салым режимнарын кулланучылар өчен чекка карата кырысрак таләп кичектерелгән. Яңалык, беренче чиратта, кече бизнеска, кечкенә кибетләр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләренә кагыла.
4.Ай башыннан, федераль юллардан файдаланган өчен зур йөк машиналары йөртүчеләрдән алына торган тариф арта. Хәзер 1 чакрым ара узган өчен, элеккечә – 2,20 сум түгел, ә 2,35 сум түләргә кирәк булачак. Алга таба йөк машиналарына юл йөрү бәясен һәр ел саен бер тапкыр февраль аенда арттыру күздә тотыла. Киләчәктә аны еллык инфляция күләменә арттыру нияте бар.
5.Февраль аеннан башлап, “корыч ат”ның, двигателе көчен арттыру кебек, завод биргән “холкын” үзгәртүне (тюнинг) законлаштыру катлаулыракка әйләнә. Хәзер сынау үзәге бәяләмәсе һәм тикшерү беркетмәсенә ия булып, бу документлар махсус реестрга кертелгән очракта гына машина төзелешенә үзгәрешләр кертергә рөхсәт алу мөмкин булачак.
Чыганак: ТАСС